Һәркемнең күңелендә яшәүче акчарлак (12+)

«Китап белән бергә үсәбез» программасы кысаларында, 14 нче санлы китапханә балалар өчен Ричард Бахның «Чайка по имени Джонатан Ливингстон» китабы буенча уйланулар дәресе уздырды. Чара башында балалар Америка язучысы-фантасты, профессиональ очучы Ричард Бах тормышы һәм иҗаты белән танышты. Ул бүген дә иң популяр язучыларның берсе булып тора. Авторның барлык китаплары очу дәрте – омтылышлар һәм тормыш, гадәтилеккә  һәм, хыяллардан арынып, агым буенча йөзүгә каршы көрәш кирәклеге идеяләре белән тулы.  

чайка по имени
1 фото
3 фото
2 фото
4 фото
5 фото

Балалар өчен авторны дөньяга таныткан повесть-притчасын язу тарихы турында мәгълүмат бик кызыклы булды. «Чайка по имени Джонатан Ливингстон» – бу бернинди киртәләрсез һәм тыюларсыз ирекле рәвештә очарга хыялланучы кош турындагы китап. Джонатан хыялланырга яраткан, ул яшьтәшләре кабул иткән дөньяда яшәргә теләмәгән. Ул күкләрне яуларга һәм очу шатлыгын тоярга теләгән. Балалар белән бергә без авторның повесть-притчасында күтәргән «аталар һәм балалар мәсьәләсе», «син башкалардан аерылып торсаң», «тормыш мәгънәсе нәрсәдә» кебек төп темалар турында уйланды. Әлеге китап буенча төшерелгән фильмнан өзекләр күрсәтелде. 

Джонатан Ливингстон исемле акчарлак – ул безнең һәрберебез эчендә яши торган акчарлак. Чөнки барыбыз да нинди дә булса хыяллар белән яшибез. Укучылар төп геройны бик ошатты. Һәм Джонатанның хыялы тормышка ашуына чын күңелдән куанды. Ул, кошлар төркеменнән читкә кагылган булуына карамастан, үзен бәхетле итеп тоярлык урын таба. Ул монда очу осталыгына өйрәнә. Монда аның кебек үк фикер йөртүче акчарлаклар яши. 

Чара азагында яшүсмерләр үз уй-хыяллары белән уртаклашты. Ә без аларның һәрвакыт үз көчләренә һәм сәләт-мөмкинлекләренә ышанып яшәүләрен теләп калдык. Һәм шулай булганда гына хыяллар тормышка ашар!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: